Казанда атыш булган: бер ир-ат яраланган

Казанның Идел буе районындагы Кол Гали урамында урнашкан йорт ишегалдында ике ир-ат, бик каты әрләшкәннән соң, берсе икенчесенә пистолетка охшаш әйбердән аткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казанда яшәүче ике ир арасында җәнҗал кубып, берсе икенчесенә пистолетка охшаш әйбердән аткан һәм качкан”, – диелгән ведомствоның рәсми телеграм-каналында.
Зыян күргән 27 яшьлек ир-атка медицина ярдәме күрсәтелгән. Атучының кем икәне билгеле, әмма ул тоткарланмаган әле.


Фикер өстәү