Владимир Путин: “Хезмәткә түләүнең минималь күләме 2030 елга ике тапкыр артырга тиеш”

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме берьюлы 18,5%ка артачак. Эш хакы һәм инфляция үсү дәрәҗәсеннән күпкә артыграк бу. 2030 елга исә әлеге күрсәткеч кимендә ике тапкыр үсәргә тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ПМЭФ-2023 пленар утырышында белдергән.

МРОТ күләме арту Россиядә яшәүче 4,8 миллион кешегә кагылачак. Путин әйтүенчә, тулаем илдә хезмәт хаклары үсү өчен өстәмә этәргечкә әйләнәчәк бу.
Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта илдә хезмәткә түләүнең минималь күләме 16 242 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү