Рөстәм Миңнеханов Игорь Комаров белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Берничә проектны гамәлгә ашыруга бәйле эш мәсьәләләре, гомумән, төбәктәге социаль-икътисадый хәл турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү