Владимир Путин 2023 елга Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгеләгән

Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 16 242 сум тәшкил итәчәк. Президент Владимир Путинның бу җәһәттән тиешле законы хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында пәйда булган.

“2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16 242 сум итеп билгеләргә”, – диелгән документта.
Киләсе елга МРОТ күләменең илдә минималь хезмәт хакы күләме үсүдән чыгып билгеләнүе һәм эшләүчеләрнең яшәү минимумы күләменнән 3 пунктка артуы искәртелгән.


Фикер өстәү