Хөкүмәт 2023-2024 елларда МРОТны тизләтелгән рәвештә арттыруны хуплаган

Киләсе елда яшәү минимумы күләме 14 375 сум тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәте 2023-2024 елларда хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) тизләтелгән рәвештә арттыруны хуплаган. “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына кертергә”. – дип белдерелгән ведомство сайтында.

Шулай итеп, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елда яшәү минимумы күләмен 14 375 сумга кадәр, ә инде хезмәткә түләүнең минималь күләмен 16 242 сумга кадәр җиткерүне тәкъдим иткән.
Моңа кадәр киләсе елда Россиядә пенсияләрне 4,8%ка арттыруның күздә тотылуы турында хәбәр ителде. 2023 ел азагына пенсиянең уртача күләме 22 мең сумга җитәргә тиеш.


Фикер өстәү