Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Чистайда окоп шәмнәре ясый башлаганнар

Кулдан ясалган җайланма кечкенә генә урынны җылыту, кием-салым яки аяк киемен киптерү, шулай ук ризык җылыту мөмкинлеге бирәчәк.

Чистай халкы хәрбиләргә булышуын дәвам итә. Мебель фабрикасы остаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре җитештерә башлаганнар. Шәмнәрне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең үтенече буенча ясыйлар.
Окоп шәмнәре калай банка, катыргы һәм парафиннан ясала. Мебель фабрикасы урнашкан микрорайонның территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Чулпан Сөләйманова KazanFirst хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, кулдан ясалган җайланмалар кечкенә генә урынны җылыту, кием-салым яки аяк киемен киптерү, шулай ук ризык җылыту мөмкинлеге бирәчәк. Алар сигез сәгать буе яна, төтенләми. Бер сүндереп, бер яндырып торырга да мөмкин. 100гә якын окоп шәме әзерләгән инде. Эш дәвам итә.
Чистайда яшәүчеләр хәрбиләр өчен башка әйберләр дә ясыйлар. Егетләргә 1200 пардан артыграк җылы олтырак, 70кә якын маскировка челтәре, 400 маскировка киеме, башка кию өчен 100 җылы балаклава әзерләп куелган. Моннан тыш оекбаш-бияләйләр бәйләү эше дәвам итә. Барысы да хатын-кызлар кулы белән эшләнә.


Фикер өстәү