Федерация Советы 2023 елга МРОТ күләмен раслаган

“Минималка” күләме эшләүчеләр өчен яшәү минимумы күләменә туры китереп билгеләнгән.

Федерация Советы әзгъзалары 2023 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен раслаган. Хупланган документ нигезендә, МРОТ 16 242 сум тәшкил итә.

“Минималка” күләме эшләүчеләр өчен яшәү минимумы күләме нигезендә дип билгеләнгән. 2023 елда ул ил буенча 15 669 сум тәшкил итә. Шушы стандартлардан чыгып, МРОТ киләсе елның 1 гыйнварыннан 6,3 процентка арттырылачак һәм 16 242 сумга тигез булачак.
Закон бюджетта эшләүче 3,5 миллионга якын кешенең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бирәчәк, дип билгеләп үтелгән Федерация Советында.


Фикер өстәү