Мәче 10 яшьлек баланы үлемнән алып калган

Дүрт аяклы дус, күршедәге бүлмәдә янгын чыккач, куркыныч тавышлар чыгарып, малайны шунда чакырган.

Бу хәл Мәскәүдә булган. Малай дәрес әзерләп утырган бер мәлдә, Кузя кушаматлы мәчесе аны тырный, куркыныч тавышлар чыгарып, өстенә сикерә башлаган. Бала песинең нәрсәдер әйтергә теләвен аңлап, артыннан киткән. Мәче аны күрше бүлмәгә алып килгән: биредә янгын телләре уйнаган…

“SHOT” каналы мәгълүматларына караганда, түшәмгә беркетелгән яктырткычта кыска ялганыш барлыкка килгән. Янгын чыгып, түшәмнең бер өлеше диванга җимерелеп төшкән һәм мебельгә ут капкан.
Малай мондый очракта нәрсә эшләргә икәнен бик яхшы белгән: ул башта – янгын сүндерүчеләргә, аннан соң әнисенә шалтыраткан.
“Малай әнисе әйткәнне бик төгәл үтәгән: мәчесен алып, ишекне япкан да фатирдан чыгып, күршеләренә янгын чыгуын әйткән. Алар исә подъезддагы электр утын өзгән”, – дип хәбәр ителгән Россия Гадәттән хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.


Фикер өстәү