«Интегәбез бит кайчак»: авыл халкы бу суыкларда ничек яши?

Сукмакларны кар каплап китмәдеме? Суыкларны ничек җиңәсез? Мал-туарыгыз исән-саумы? Йомырка бәяләре күтәрелгәндә, тавыклар турында да сорашмыйча булмый. Ничек кәефең, авыл?

Альбина Әхмәтшина, Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы:

– Хәзерге вакытта үзара салым акчасы җыябыз, халык һәм мал, кош-кортларның санын алабыз. Җирлектә 1040 кеше пропискада исәпләнә. Ике авылда бөтенләй кеше яшәми. Шулай да зиратларны карап тотабыз. Былтыр 6 бала туса, 18 кеше вафат булды.

Озаклап ял иткәннән соң, яңа эшкә керештек бит әле. Терлек, кош-кортларның баш санын алу икенче көн дәвам итә. Әлегә 40ка якын сыер, 2 кәҗә, 100дән артык тавык теркәлгән. Гыйнвар ахырына кадәр исәпләп бетерергә кирәк. Песи, этләрне дә санарга кушалар хәтта. Әлегә маэмайлар саны – биш. Йомыркага кытлык юк дисезме? Авылдагы ике кибеттә дә бар ул. Шәхси хуҗалыктагылар да шунда куеп сата. Бер данәсе – 17 сум. Бу вазгыятьтән соң тавыкларны күбрәк асрый башларлар, бәлкем.

Үзара салымны 600 сум дип билгеләдек. Арттырып булмый, менә шуны җыя алсаң да, бик әйбәт. Авылда гомер буе яшәүчеләр аңлый, ә менә күченеп килүче яшьләрнең әллә ни исе китми. Быел юлларга таш җәячәкбез. Гадәттә бу акчага ут-юл, зиратларны тәртиптә тотабыз.

Сания Җәләлиева (Биектау районының Матмыр авылы):

– Кыш көне кечкенә авылларның борчуы бер генә: юлларны ачсыннар, гел чистартып торсыннар иде. Юлсыз интегәбез бит кайчак. Барлыгы 14 йорт бар. Җиде йортка – 12 кеше, калганнары кайтып-китеп йөри. Күбебез – әби-бабайлар. Миңа – 77 яшь. Ирем хастаханәдә дәвалана. Юл булмагач, биш көн авылдан чыга алмады. Зарланып әйтүем дә түгел. Янгын чыга калса, кеше чирләсә, нишләргә? Машиналар керә алмый. Яшь чагыбыз түгел, карга чумып барып булмый. Әлегә юллар чиста үзе. Ә кар яуса, тагын…

Флера Шәймарданова (Зәй районының Әхмәт авылы):

– Авылда кар күп ява, көрәп бетерерлек түгел. Көн саен көрәп торабыз. Юлларны чистартып торалар. Салкын, әлбәттә. Сәламәтлек какшап киткәч, балыкка да барган юк әле. Шуңа күрә өйдә генә җылынып утырабыз.

Кем көрәгән бу карны?

Тимурчылар юк бит инде дисезме? Бар алар, исеме генә үзгәрде: әлеге хәрәкәттә катнашучыларны хәзер яшь юнармиячеләр дип йөртәләр. Кызыл берет кигән егет-кызлар ялгыз яшәүче өлкәннәргә төрле эшләрдә булыша. Шөкер, авылларда игелекле гамәлләр кылып яшәүчеләр бар әле.

Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова үзе дә аптырап тормый. Кар күп яуса, көрәген тотып, үз урамында яшәүче әбиләрнең карын көрәшергә китә.

– Безнең урамда өлкәннәр күп яши. Берничәсен шефлыкка алдык. Кибеттән ашамлыгын, даруханәдән даруын алып кайтам, мунчага чакырабыз. Буран котырган чаклар да була. Үзебезнең капка төбен көрибез дә улым белән әбиләр янына китәбез. Алар бөтенләй үк ялгыз түгел анысы. Балалары бар, тик читтә яшиләр. Без инде өйләреннән чыгарга аптырап ятмасыннар дип тырышабыз. Улым да күреп торсын, дим. Урамда күрше егет тә булышкалый. Кайбер чакта әбиләргә әйтеп тә тормыйбыз. Шулай күнегелгән инде. Тик шаяртып, «капка төбең чиста, эсвиданиягә бара аласың, сукмак ачык» дип шалтыраткалыйм, – ди Сиринә Нуретдинова.

Аның әйтүенчә, мәктәп укучылары да өлкәннәрне, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен ярдәмсез калдырмый. Килеп, бар эшләрен ялт иттереп китәләр.

Ачык булсын юл

Кыш җитсә, авылда тракторчыдан да кадерлерәк кеше юк. Кадерле булмаска, кардан арындыручы, авыл белән шәһәрне бәйләүче бит ул. Һәрхәлдә, Нурлат районының Бикүле авылы тракторчысы 53 яшьлек Марат Гатин әнә шундыйлардан. Үзенең дә башында бер генә уй: юллар ачык булсын! Ә трактор 2017 елда республикада беренчеләрдән булып үзара салым акчасына алынган.

Марат Гатин колхоз таралганчы, 20 ел комбайнчы булып эшләгән. Авыл советы техникасына утыруына 4 ел икән. Трактор булмаса, эш харап. Иртәнге сәгать 4–5тә үк рульдә инде ул. Эше җаваплы: урамдагы чисталык өчен җавап бирәсе. Авылдашлар фикере – иң зур бәя. Бикүледә генә көнгә 25 чакрым әйләнә ул. Бу әле бер якка гына, юлның икенче ягын да эттерергә кирәк. Моннан тыш, күршедәге Илюткино авылы юллары да бар әле. Шуңа күрә үткән чакрымнары шактый.

– Декабрьдә кар күп яуды. Шуңа күрә бер көн дә туктап тормадым. Гыйнварда суык булгач, юл чиста, ял да тигәли. Вакытында чистартмасаң, дөнья карга күмелә, техниканың көче җитми. Шуңа күрә вакыт белән исәпләшмим: төнге 12дә урам әйләнгән чаклар да булгалый. Трактор булмаган чакта, авылдан чыга алмыйча батып ята идек. Авылда эш юк, шуңа күрә күпчелек кеше Нурлатка барып эшли. Таксистлар да сәгать 5тә эшкә кузгала, – ди тракторчы. – Без инде механизатор эшенә күнектек. Яшьләр түзмәс дип уйлыйм, аларга акчалы эш кирәк. Өстәмә табыш та бар. Кибет тотабыз, казлар, күркә, чебешләр асрыйбыз. Быел гына 300 каз үстердек. Аларны бик тиз сатып алып бетерәләр.

 


Фикер өстәү