Кәҗә фермасы идарәчесе: Безнең халык кәҗә сөтен бәяләп бетерми әле, гәрчә файдасы зур булса да

Ни өчен бездә кәҗә үрчетү киң таралмаган? Әлеге мал чыннан да киреме? Саба районының Килдебәк авылында булып, Россиянең иң зур кәҗә фермасын күреп, сорауларыбызга җавап алып кайттык.

«Лукоз Саба» кәҗә фермасы – Мари Иленең Сернур бистәсендәге ферманың бер тармагы, филиалы дисәк тә була. Күпләр өчен Сернур үзенең ярты гасырдан артык тарихы булган сыр заводы белән билгеле. Әлеге ферманың кәҗә сөте дә әнә шул заводка китә. Анда исә йомшак сырын да, йогыртын да, каймагын да, кефирын да ясап саталар. Сернур балалар ризыклары ясау белән дан казанган.

Советлар Союзы чорыннан ук исәпләсәк тә, кәҗә фермалары бик булмаган. Бары тик 1980 нче еллар азагында гына берничә кәҗә фермасы оештырып караганнар. Алары да эшләп китә алмаган. Шуңа күрә авыл хуҗалыгында кәҗәчелек – чагыштырмача яңа юнәлеш.

–  «Зааненская» токымлы кәҗәләр безнең якларга яраклашкан, – дип таныштырды безне ферманың идарәчесе Рәзил Гарипов. – Шулай да генетик яктан без әле дә чит илләрдән калышабыз. Аны яхшыртыр өчен, тәкәләрне чит илдән алып кайтырга кирәк. Яки киләчәктә эмбрион белән эшләргә туры килергә мөмкин. Голландия, Германия, Израильдә кәҗәләрне бик теләп үстерәләр. Әлеге илләрдә кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур. Тик безнең халык аны бәяләп бетерми әле. Гәрчә файдасы зур булса да. Бездә хәтта сыерныкын да тиешле дәрәҗәдә бәяләү юк. Шулай да, узган еллар белән чагыштырганда, алга китеш зур. Узган ел үзебездә генә дә сөт күләмен 25 процентка арттырдык. Бу – зур уңыш. Быел да шул күләмне киметмәс өчен тырышабыз.

Чит илләр дигәннән, Рәзил Гариповка төрле илләргә барып, аларның тәҗрибәләрен өйрәнергә насыйп булган.

– Чит илләрдә кәҗә фермалары зур түгел. Иң зур ферманы миңа Голландиядә күрергә туры килде. Анда 10 мең кәҗә асрыйлар иде. Башкаларында 1000, 2000 кәҗә тоталар. Аларда күбесе – савым кәҗәләре. Бәтиләр, тәкәләр аерым фермаларда асрала. Израиль фермаларында кәҗә саннары тагын да азрак. Алар сан артыннан кумыйча, сыйфат өчен эшли, – ди җитәкче.

2011 елда эшли башлаган «Лукоз Саба» фермасында бүген кәҗә санын 3800гә җиткергәннәр. Әлегә шуннан арттырырга уйламыйлар.

– Безнең максат кәҗәләрнең баш санын арттыру түгел. Иң мөһиме: сыйфат кирәк. Сыер нәрсә ашый, кәҗә дә шуның белән туклана, тик алар ризыкка талымлы. Кәҗә – чисталык ярата торган хайван. Ә мал никадәрле чистарак булса, ул шуның кадәрле нәзберегрәк. Авыруларга да тизрәк бирешә. Шуңа күрә елга бер генә тапкыр бәтиләтәбез. Ике тапкыр бәтиләсә, тагын да көчсезләнә, – ди ул.

«Лукоз Саба»да ана кәҗәләрне бала караган кебек тәрбияләсәләр дә, тәкәләргә игътибар алай ук зур түгел. Аларны халыкка да саталар. Әнә беркөнне ике хатын-кыз кәҗә тәкәсе алырга хәтта 4000 чакрым юл узып килгән. Халык арасында сыер асраудан кәҗәгә күчүчеләр булса да, сәбәбе кәҗә фермасында гына түгел, дип саный Рәзил.

– Гомер буе сыер асраган кеше, абзары буш тормасын, кәҗә булса да тотыйк, дигән күзлектән карап ала инде аны. Моңа кадәр мал-туар асрап карамаганына сыеры да, кәҗәсе дә кирәкми, – ди ул.

2018 елда, халыкның сатып алу мөмкинлеге төшә башлагач, сөт бәяләре кимеп киткән булган. Шуннан бирле сөт бәяләре бер дәрәҗәдә тора икән, артмаган да, кимемәгән дә. Бүген исә аның литрын 70 сумнан тапшыралар.

– Мин бу вазыйфага 10 ел элек мал табибы булып эшләгән җирдән күчтем. Безнең халык арасында, кәҗә – мал түгел, дип әйтү бар. Андый шикләр башта үземдә дә булды. Тик хәзер фикеремнән кире кайттым. Кәҗә дә сыер шикелле үк игътибар сорый. Кәҗәчелекнең дә, олы малчылыкның да үз авырлыклары бар. Уңышларын да күрми мөмкин түгел. Ун ел ферма яхшы гына эшләп килә, сөт бирә, продукциясе җитештерелә икән инде, димәк, кәҗәне дә мал исәбенә кертергә вакыт җиткәндер, – ди Рәзил Гарипов.

Кәҗә бик иркә хайван да икән. Фотолар ясарга дип яннарына кергәч, кулга алган малкайлар җылы кочакта тәмам «эреп» бетте. Халык арасында кәҗә мал түгел, дисәләр дә, чиста токымлы савым кәҗәләренең бәясе сыерныкыннан әллә ни ерак китмәгән: 40–50 мең сум. Чит илдән кайтарырга туры килгәндә, 80–90 мең сумга төшәргә мөмкин. Менә шуннан соң кәҗә мал түгел, дип әйтеп кара син…

Кәҗә турында кызыклы фактлар

Кәҗә сөте составы белән ана сөтенә охшаган. Ул иммунитетны күтәрә, аллергиядән файдасы зур.

Беренче тапкыр бәтиләгәндә, кәҗә 1–2не китерә, яше арткан саен, бәтиләр саны да арта. Күп дигәндә ул 3–4 бәти китерә.

Россиядә кәҗә уртача 2,5 литр сөт бирә. Иң күп дигәндә 5–6 литрга җитәргә мөмкин.

Кәҗә сукмагы, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ул бер юлдан гына барып, кайтканда да шуннан гына кайта.

Кәҗә – тыныч холыклы, бик акыллы мал. Тик ачуын чыгарсаң, кирелеге дә җитәрлек.

– Кәҗәнең авырлыгы 100 килограммга кадәр җитә.

 

 

 


Фикер өстәү