Башкортстанның Югары суды хөкемдары һәлак булган

Башкортстанда микроавтобус белән һәлакәттә һәлак булучы республика Югары суды хөкемдары булып чыкты. Бу хакта шимбә көнне төбәкнең хокук саклау органнарына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Элегрәк Mash Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, Башкортстанның Югары суды хөкемдары Андрей Власов Дүртөли — Нефтекамск юлында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Каналның башлангыч мәгълүматы буенча, ул руль артында йоклап киткән.

 


Фикер өстәү