Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде

Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде, дип сөйләделәр hh.ru эш эзләү сервисы матбугат хезмәтендә.

Бирелгән мәгълүматларга караганда, әлеге югары уку йортларын тәмамлаучылар ил буенча иң уңышлы һәм ихтыяҗлы белгечләр булып тора. Исемлекнең беренче бишлегенә Казан федераль университеты керде. Калганнары — ИЭУП, ТИСБИ, энергетика, аграр һәм Татарстан Республикасының башка университетлары.


Фикер өстәү