Cыйфатсыз торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләмәскә рөхсәт ителергә мөмкин

РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов россиялеләргә сыйфатсыз ТКХ хезмәтләре өчен түләмәү хокукын бирергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне парламентарий Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына юллады, дип яза РИА Новости агентлыгы.  

Власов сүзләренчә, аңа гражданнар күрсәтелә торган ТКХ хезмәтләренең санитария-эпидемиология нормаларына туры килмәве турында даими рәвештә шикаятьләр юллый икән. Депутат искәрткәнчә, мондый очраклар өчен ил Хөкүмәтенең түләүләрне яңадан исәпләү тәртибен билгели торган карары бар, әмма аның алгоритмы гаять катлаулы.

Парламентарий кулланучыларга исәп-хисап чоры дәвамында өзлексез рәвештә кайнар һәм салкын су, газ, электр, җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтмәү факты өчен тиешле хезмәтләргә түләмәү хокукын бирергә тәкъдим итте. Моннан тыш, суның составы һәм үзлеге тиешле таләпләргә туры килмәү дә ТКХ хезмәтләренә түләмәс өчен җитәрлек нигез булып тора дип саный Власов.

 

 


Фикер өстәү