Җылылык бәясенең кискен артуыннан соң тикшерүләр башланган

Белгечләр, коммуналь хезмәтләргә исәп-хисап ясаганда, тариф һәм монополиягә каршы законнарның ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклаячак.

Монополиягә каршы федераль хезмәт, җылылык бирүне кертеп, коммуналь хезмәтләр бәясенең кискен артуы сәбәпле тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә.

Белгечләр коммуналь хезмәтләргә исәп-хисап ясаганда законнарның ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклаячак. Шул ук вакытта теге яки бу проблемалар килеп чыкса, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Коммуналь хезмәтләргә җылылык, электр, су һәм газ белән тәэмин итү керә. Хөкүмәт аларның бәясен илнең тариф сәясәте нигезендә билгели.

Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җылылык бәясенең кискен артуына бәйле шикаятьләр буенча тиз генә тиешле чаралар күрергә кушкан. Ул соңгы араларда социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында гыйнвар ае өчен коммуналь хезмәтләр бәясе үсү җәһәтеннән бик күп хәбәрләр пәйда булуын искәрткән. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә – Казан, Чаллы, Түбән Камада ризасызлык белдерүчеләр арткан.


Фикер өстәү