Программа 7 процентлы еллык ставканы саклап калуны күздә тота.
Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән Россия Дәүләт Советы комиссиясе коллегиясенең уртак утырышында катнаша. Утырыш “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” юнәлеше буенча үткәрелә.
Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдергәнчә, Рөстәм Миңнеханов, торакка ихтыяҗга этәргеч бирү чарасы буларак, ташламалы ипотека программасын 2024 елга кадәр озайту, 7 процентлы еллык ставканы саклап калу һәм кредит күләмен 3 миллион сумнан 6 миллион сумга җиткерүне тәкъдим иткән.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программасына индивидуаль торакны кертүне тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, беренчел базарда бәя үсүне тоткарлауга ярдәм итәчәк бу.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat