Рөстәм Миңнеханов: «Ташламалы ипотеканы 2024 елга кадәр озайтырга, кредит күләмен 6 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез»

Һәркем файдалана алсын. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программасын озайтырга тәкъдим итте. Россия Төзелеш министрлыгы белән Россия Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак коллегиясе утырышында республика җитәкчесе шундый фикер белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россия Президенты Владимир Путинның 2030 елга кадәр илдә елына 120 миллион квадрат метр торак төзи башлау бурычын куйганлыгын искәртте. «Стратегиядә әлеге юнәлештәге иң төп чараларның берсе булып ташламалы ипотека программасы тора. Аннан аерым бер төркем кешеләр генә файдалана алачак дип күздә тотыла. Стратегиядә торакка сорау арттыруның башка ысуллары каралмаган. Шуңа күрә процент ставкасын еллык 7 процент күләмендә саклаган хәлдә барлык категория гражданнар өчен программаның гамәлдә булу вакытын 2024 елга кадәр озайтырга, шулай ук кредит күләмен 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. Моннан тыш Татарстан Президенты ташламалы ипотека программасына шәхси торак сатып алу мөмкинлеген дә кертергә тәкъдим итте. «Бу беренчел базарда бәяләр артуны туктатып торырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү мәсьәләсенә дә тукталды. Аерым алганда, Россиядә иске һәм яңа йортларны капиталь төзекләндерүнең бердәм стандартын кертергә тәкъдим итте ул. «Мәдәни мирас объекты саналган йортларны карап тоту һәм капиталь төзекләндерү белән бәйле сораулар туа. Башкарылган эшләр кыйммәткә төшкәнлектән, милекчеләр җыйган акча гына җитми. Шуңа күрә мәдәни мирас объекты саналган йортларны саклауга карата таләпләрне яңадан карап, аларны капиталь төзекләндерү бәясен бердәм стандартлар белән тигезләргә тәкъдим итәбез», – диде Президент. Моннан тыш республика җитәкчесе капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнүче подрядчы оешмаларны сайлау тәртипләрен дә үзгәртергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россиядә чүп түгүгә дә яңа тарифлар кертергә кирәклеген искәртте.

 


Фикер өстәү