Фирдүс Тямаевның хатыны Резеда: «Мондый кешегә кияүгә чыгармын дип уйламадым»

Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан танылган ир-егетләрнең тормыш иптәшләре белән көчле затларга хас сыйфатлар, балачактагы һәм бүгенге идеаль ир-ат образы турында сөйләштек.

Фирдүс Тямаевның хатыны Резеда Әхмәтвәлиева: 

– Нәрсәне дә булса күзаллап яши белмим мин. Шуңа бала чагымда, менә мондый кешегә кияүгә чыгам, дип хыялланып утырган чагымны бер дә хәтерләмим. Һөнәр белән дә шулай. Кайчан да булса үзем җырчы булырмын, нәкъ менә җырчыга кияүгә чыгармын, дип уйлап та карамадым. Тормышның үз җае бар бит. Фирдүскә килгәндә, ул – үз эшен гаять төгәл башкаручы, таләпчән җитәкче. Шуңа игътибар иткәнмендер. Фирдүснең эш сөючәнлеге, ярдәмчеллеге, балалар белән йомшак итеп сөйләшүе, кирәк чакта романтик була белүе, мине якларга, сакларга тырышуы – бик күркәм сыйфатлар. Аның белән булганда үземне таш дивар артында кебек хис итәм мин.

Гомумән, ир-егетләр гаиләсен, әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итәргә, кадерләргә тиеш, минемчә. Үзе үскән һәм үзе корган гаиләне яклап, саклап яши белсен. Гаиләнең мул һәм тыныч яшәве дә ир-ат җилкәсендәдер дип уйлыйм. Улларым үсә, аларның кешеләргә хөрмәт белән каравын, тәмле телле, тәрбияле булуларын теләр идем.


Фикер өстәү