Камилә Вәлиеваның туганнары: «Бөтен авылыбыз белән көч биреп торабыз»

Апас районындагы Тәүгелде авылы халкы Камилә өчен аеруча борчылды бу көннәрдә. Шулай булмый ни! Алар спортчы кызны якташлары дип саный. Камиләнең бабасы Әнвәр Вәлиев Тәүгелдедә туып-үскән. Авылда Әнвәр абыйның апасы Нәзимә белән энесе Гомәр яши.

– Бу көннәрдә бөтен авыл гөр килә. Урамга чыксак, бөтен кешенең телендә – Камилә. Үзебезнеке бит, авылныкы. Бик горурланабыз! Безнең авыл бердәм бит ул. Әнвәр абыйны да белмәгән кеше юк. Кызганыч, 47 яшендә үлеп китте ул. Исән булса, сөенеченнән нишләмәс иде?! Камиләнең әбисе исән-сау, Казанда яши. Бүген бөтен дөнья сокланган баланы 3 яшьлек чагында авылга да алып кайтканнар иде. Кечкенә генә, ал төстәге күлмәк кигән, сөеп туя алмаслык кызчык булып истә калган, – дип сөйли Гомәр абыйның хатыны Әлфинур апа Зиннәтуллина. – Әлбәттә инде, бик борчылдык Камилә тирәсендә килеп чыккан шау-шуга. Кызганабыз, кечкенә генә кызчык бит! Юк инде, наным, 15 яшьлек бала ничек тыелган дару эчсен? Шулай да, барысы да ачыкланыр, гаделлек җиңәр дип өметләнәбез.


Фикер өстәү