Владимир Путин: «Участок полиция хезмәткәрләре буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк»

Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “участковыйлар” хезмәтен ныгыту буенча өстәмә чишелешләр кирәклегенә игътибарын юнәлткән.

“Участковыйлар” хезмәтенең 100 еллыгы якынлаша. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә шуны әйтәсем килә: юбилей чараларын үткәрү генә түгел, әлеге хезмәтне ныгыту буенча өстәмә чаралар да күрергә кирәк”, – дигән Путин.

Ул шулай ук хезмәткәрләрне социаль яклау һәм аларның мәшгульлеген үстерү буенча өстәмә чишелешләрнең таләп ителүен искәрткән.


Фикер өстәү