Чиксез ипотека. Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программаларын вакыт ягыннан чикләмәскә тәкъдим итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программаларын вакыт ягыннан чикләмәскә тәкъдим итте. Бу хакта ул Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите буенча комиссиясе һәм Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ буенча комитетының уртак утырышында әйтте. Билгеле булганча, әлеге комиссияне Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

– Ташламалы ипотека программалары ярдәмендә халык арасында торак сатып алуга тотрыклы сорау барлыкка килде, – диде ул. – Күреп торабыз, узган ел белән чагыштырганда быелның ун аенда ил күләмендә ипотека кредитлары саны 61 процентка арткан. Тик шунысы бар: төп ставка ике тапкыр күтәрелде, бу исә ипотека ставкалары үсүгә һәм сату-алулар кимүгә китерәчәк. Сентябрь белән чагыштырганда без моны октябрь аенда сиздек инде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, яңа торак базарыннан фатир сатып алучыларга нәкъ менә ташламалы ипотека программалары ярдәм итә. «Бүген Казанда ике бүлмәле фатирның уртача бәясе 12–13 миллион сум тора. Балалы гаиләләр арасында әнә шундый торакка ихтыяҗ зуррак», – дип тә өстәде ул.

Татарстан Рәисе гаилә һәм ташламалы ипотека программалары буенча иң зур кредит күләмен хәзерге 6 миллионнан 12 миллион сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Шулай ук, утырышта катнашкан Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин әйткән фикерне хуплап, гаилә (6%), ташламалы (8%) һәм авыл (3%) ипотекалары буенча процент ставкаларын ничек бар шулай калдырырга кирәклеген белдерде.

– Төбәк башлыклары эшчәнлегенә бәя биргәндә төп билгеләрнең берсе ул – халыкның тормыш шартларын яхшырту. Ипотека кул җитмәскә әйләнсә, без халыкны ничек торак белән тәэмин итәчәкбез? – дип тә өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы фикеренчә, теге яки бу ташламалы ипотеканың тәмамлану вакыты җиткән саен, халык арасында торакка сорау кискен арта. Шуңа күрә дә, мөмкинлекләр булганда, ташламалы ипотека программаларын вакыт ягыннан чикләмәскә тәкъдим итте ул. Авыл ипотекасы кебек, мәсәлән.

Рөстәм Миңнеханов кечкенә торак пунктларда яңа йортлар төзү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның әйтүенчә, бу бигрәк тә әлеге җирлекләрдә халык санын саклап калу һәм сәнәгатьне үстерү өчен кирәк. Торак базарында тәкъдимнәр күбрәк булган саен, бәяләр дә акрынрак үсәчәк, зур шәһәрләргә күченергә теләүчеләр дә азмы-күпме кимеячәк.

– Барлык төбәкләр өчен дә әһәмиятле булган тагын бер юнәлеш – хосусыйлаштыру хокукы булмаган социаль торак төзү, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мәсәлән, Татарстанда гына да 38600 гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яки әлеге хокукка ия. Шул ук вакытта федераль һәм республика программалары ярдәмендә алар арасыннан ел саен нибары 1 меңе торак белән тәэмин ителә. Бу мәсьәләдә яңа алымнар эзләргә кирәк.

Татарстан Рәисе ТКХ тармагының торышы һәм үсеше мәсьәләсенә дә игътибар итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге тармак халык арасында бик зур ризасызлык уята. «Күпфатирлы йортлар фонды белән идарә итү эшендә дәүләтнең өлешен арттырырга кирәк», – дигән фикер белдерде Рәис. Ул хәзерге вакытта Дәүләт Думасында идарәче компанияләргә лицензия бирүгә үзгәрешләр кертүгә бәйле закон проекты тикшерелүен дә әйтте. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы өчен аерым рәхмәтен җиткерде.


Фикер өстәү