92 яшендәге укытучы Мирзанур Галимов: «Элек әти-әни баласын яклап йөрми иде, ул тәрбиянең уңай нәтиҗәсе бик зур булды»

Гомере буе балаларга белем биреп, бүген дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яшәгән олпат шәхес Мирзанур Галимовның эш-гамәлләре дә, фикерләре дә хөрмәткә лаек.

– Мин – коеп куйган крестьян баласы. Әтием бик оста тимерче иде. Әнием төрле эшләрдә эшләде, – дип, үзе белән таныштырды ул. – Әтием 1942 елда фронтка китте дә безнең янга кире әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Аны озатканда мин икенче сыйныфта укый идем. Соңгы очрашуыбызда әйткән сүзләрен гомерем буе күңел түрендә саклыйм һәм ул әйткәнчә эшләргә тырыштым. Кыш. Февраль иде ул. Әти белән тагын дүрт ир-ат яуга кузгалды. Авыл башына кадәр печән түшәлгән агач чанага мин дә утырып бардым. Авылны чыккач, әти мине көчле кулларына күтәреп алды да, озак кына төшерми торды. Шул вакытта үгет-насыйхәтен дә әйтте: «Улым, беренчедән, әниеңне тыңла. Икенчедән, әйбәт укы. Өченчедән, тәмәке тартма».

Әтисе китә, үгет-нәсыйхәте улының йөрәгендә кала. Ун яшеннән әтисез калган малай гомере буе аның каберен эзләп табу хыялы белән яши. Берничә тапкыр омтылыш ясап карый, тик нәтиҗәсе булмый. Ниһаять, 50 елдан соң гына ул газизенең каберенә барып, дога кылу бәхетенә ирешә. Бабаларының каберен зиярәт кылырга Мирзанур абыйның уллары Алмаз белән Марсель һәм хатыны Люция дә бара. «Күңел җиңеләеп китте», – ди Мирзанур ага бу уңайдан.

Әтисенең «Яхшы укы!» дигән сүзләрен дә исеннән чыгармый, мәктәптә бик тырышып белем ала ул. 

– Мин умартачы буласы идем, тик әнине иске генә йортта калдырып чыгып китә алмыйча, авылда калдым. 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, чәчү чәчкәндә агроном абзый: «Мирзанур энем, син бит бик яхшы укыдың. Нигә укырга китмисең?» – диде. Бу август башлары иде, берничә көннән имтиханнар башланасы. Өйгә кайткач, бу турыда әни белән апага сөйләдем, – дип искә алды Мирзанур абый.  

Әнисенең ризалыгын алгач, табигый география юнәлеше буенча укырга теләп, уку йортына юнәлә. Тик кеше күп булу сәбәпле, документларын кабул итмиләр егетнең. Ләкин юлына укытучысы килеп чыгып, математика буенча имтихан бирергә кертеп җибәрә. Сынауларны яхшы гына узып, математика укытучысы булырга укый. Аны тәмамлагач, Мөслим районының Табын авылына көчле мәктәпкә юллыйлар. Иң усал, шук балалар эләгә үзенә. Тик яшь булуына карамастан, алар белән дә уртак тел таба. Бераздан Мари-Бүләр авылы мәктәбенә күчә. Шуннан армия хезмәтенә алына. Аннан соң Метрәй авылына кайта.

– Тормыш кушуы буенча, мине берара Иркәнәшкә укытырга җибәрделәр. Дәрескә кергәч, бер баланың парта астында утыруын күрдем. «Әллә берәр нәрсәң төштеме? Төшкән булса, ал да урыныңа утыр», – дидем. Бу бала торды да: «Миңа башка укытучылар шикелле кычкырсаң, партаны күтәреп бәрә идем», – ди. Шаккаттым. Аннан соң теге баланың дәресе хәзерләнмәгәне ачыкланды. Анысын да ачуланмыйча гына бергә эшләдек, – дип искә алды Мирзанур Галимов яшьлек елларын.

Дәрестән соң укытучы баланың өенә барырга була. Бергә утырып, дәресләрен хәзерлиләр дә, укытучы өенә кайтып китә. Икенче көнне бөтен мәктәпнең һәм авыл халкының телендә шушы вакыйга гына була. Яшь укытучы авыл халкы каршында хөрмәт казана. Теге укучы да тырышып укый башлый. Укытучының сүзе һәм гамәле менә нинди тәрбия биргән.

– Укытучы булып эшләгән чорның иң рәхәт вакыты Мари-Бүләр авылы мәктәбендә эшләгән еллар булгандыр. Чөнки мин анда пионервожатый идем. Балалар белән яратып эшләдем. Аннан соң Метрәй мәктәбендә дә бик рәхәт эшләдем. Монда алты ел укыткач, мәктәп директоры итеп билгеләделәр мине. Мәктәп иске иде. Калинин исемендәге колхоз рәисе Яхъя Абдуллин белән киңәшләшкәч, яңа бина салдык. Ул бары тик колхозчылар ярдәме белән генә сафка басты. Балаларның ашавын да хуҗалык тәэмин итте, бер тиен дә акча алмадык, – ди Мирзанур абый.  

32 ел мәктәпне җитәкләгәндә прораб та, электрик та, склад мөдире дә, хисапчы да – барысы да булырга туры килә үзенә. Өйгә кайтып керүләр дә сирәк эләгә.       

– Мирзанурның эштән кайтып кергәне булмады аның. Укыту гына түгел, хуҗалык эшләрен дә җайларга кирәк бит. Коллективын тәэмин итте. Йорт та, балалар да минем җаваплылыкта иде. Ләкин әлеге авырлыкларга карамастан, Мирзанур белән яшәү бик рәхәт булды. Мин аңа берни дә әйтә алмыйм. Ул – минем алтын баганам, – дип сүзгә кушылды тормыш иптәше Люция апа.  

Менә шулай бер-берсен аңлап, санлап, кадерләп яши Галимовлар. Тиздән 92 яшен тутырачак Мирзанур абыйга сокланмыйча карау мөмкин дә түгел. Камил, аек акыллы, оста, төпле фикер йөртүче аксакал белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.     

– Тормышың әйбәт, гомерең озын булсын өчен, беренчедән, актив тормыш алып барырга, кешеләр белән аралашып яшәргә кирәк. Икенчедән, гаиләңдә тынычлык булсын. Мин Люция апагызга бик рәхмәтле. Алар әни белән 47 ел бик тату яшәделәр. Кайвакыт минем җитешсезлегем булса, икәүләп ачуланалар иде. Әле шул 47 елның 30ын әни сукыр булып яшәде. Люция бер авыр сүз әйтмичә тәрбияләде аны, – диде Мирзанур абый.  

Озын тормыш юлында уңышлар, дәрәҗә, җиңүләр белән бергә сынаулары да янәшә атлаган. Ике балаларын япь-яшь килеш җир куенына салу исә әти-әни күңелендә аеруча тирән эз калдырган. Башта студент кызлары фаҗигале рәвештә һәлак була, аннан соң әтисенең юлын дәвам иттерүче уллары Марсель, янып-көеп, уңышларга ирешеп эшләгәндә кинәт кенә авырып үлә. Бүген төп таянычлары – уллары Алмаз Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында эшли.

– Бу – минем икенче, өченче буын бабаларымның ишегалды. Без киткәч, аны саклап, карап тоту – улыбызның бурычы, – ди кадер-хөрмәттә гомер итүче өлкәннәр.       

Бүген дә мәктәп хәлләре белән танышып, элек бергә эшләгән хезмәттәшләре белән аралашып яши Мирзанур абый. Ул анда – кадерле һәм көтеп алган кунак.

– Хәзерге укытучыларга мәктәптә эшләү авыррак. Элек юклык заманда балалар тәрбияле иде. Хезмәттән башка берни дә булмаганны күреп, белеп үсте. Ә хәзер барысы да бар. Бала хезмәтне, эшне белми. Заманында мәктәптә хезмәт һәм тәрбия сәгатьләрен бетерү җинаять дәрәҗәсендәге ялгышлык булды. Бу мәгариф системасын юкка чыгаруга тиң иде. Дөрес, алар кире кайтты. Анысына сөендем менә, тик күпне югалтмадык микән инде? Хәзер балалар укытучыны хөрмәт итми. Шуңа күрә укыту авыр. Хәзерге укытучыларга сабырлык телим. Әле ярый мин вакытында пенсиягә чыгып калганмын дим. Чөнки холкым буенча шактый кырыс кешемен. Артыгы белән шук, тәртипсез малайларны җилтерәткән чаклар да булды. Һәм бу гадәти күренеш иде. Әти-әни дә баласын яклап йөрми иде. Тик ул тәрбиянең уңай нәтиҗәсе бик көчле булды, – ди әңгәмәдәшем.    

Хәер, Мирзанур абыйның әле дә тәрбиядән туктаганы юк. Ул бүген мәчеттә мәхәллә әгъзасы булып тора, авылдашларына вәгазьләр укый. Озак еллар авылда Өлкәннәр советы рәисе булып торган. Киңәш-табыш итәсе кешеләр дә аларның йортларына сукмакны яңартып кына тора.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү