Хуш, Әни! Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар

Камал театрының тагын бер якты йолдызы сүнде. 60 елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган, йөрәген сәхнәгә биргән актриса, театр яшьләренең «дәү әнисе», остаз, сөекле әни. Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Мәрҗани мәчете каршында узды. 

Актрисаны соңгы юлга озатырга туганнары, хезмәттәшләре һәм йөзләгән тамашачысы килде. Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин алып барды.

– Наилә Гәрәева театр сәхнәсенә якты йолдыз булып балкып, очып керде дә 60 елдан артык җанын, күңелен биреп иҗат итте. Үзенең иҗаты белән татар театрының дәрәҗәсен, абруен күтәрде. Күптөрле образлар тудырып, татар сәнгате күгендә якты маяк булды, халкыбызның күңелендә лаеклы урын алды,  – диде ул. – Наилә Хәкимовна бик тынгысыз, эзләнүчән кеше иде. Һаман эшләде, һаман чапты, иҗат итте. Егерме биш ел буена укытты, яшь артистлар әзерләде. Бүген бөтен театрларда да аның шәкертләре бар. Ул башлаган эш дәвам итә. Алар тудырган чор – бөек чор. 60, 70, 80 нче елгы бөек чор китеп барса да, аларның истәлеге, аларның хезмәте белән театрыбыз гөрләп эшли, яши.

«Театр белән бер җан, бер гаилә булып яшәде». Мәрхүмәне озатырга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та килгән иде.

– Татар театр сәнгатенең иң якты йолдызларының берсе белән хушлашабыз. Репертуарында 100дән артык роле булган Наилә апабызны аның меңләгән, бәлки йөз меңләгән тугры тамашачысы, Камал театры сәхнәсе әле озак еллар сагынып, юксынып яшәр. Алтмыш елдан артык иҗат чорында ул театр белән бер җан, бер гаилә булып яшәгән. «Беренче мәхәббәт» әсәрендәге беренче роле Рәхилә образы аша тамашачының гомерлек мәхәббәтен яулаган, яшьләрнең кумирына әйләнгән. Ул вакытта орчык кадәр генә ут күзле чибәр кызга гашыйк булмаган егет калмагандыр. Татар кызларының күбесе аның кебек киенеп, аңа охшарга тырышып яшәгәннәр, дип сөйлиләр, – диде Марат Әхмәтов. – Бүген Наилә апаның традициясен улы Фәрит Бикчәнтәев уңышлы дәвам иттерә. Наилә апа улын милли җанлы, милли рухлы итеп тәрбияли алган. Камал театры сәхнәсе – милләтнең көзгесе. Фәрит Рәфкатович бу сәхнәдә олы җаваплылык тоеп, коллективны бер гаилә итеп туплап, бу эшне уңышлы дәвам иттерә. Сезнең бүгеннән авыр, ятим, әнисез көннәр башлана. Әнисез калуны бернинди тормыш кыйммәтләре дә алыштыра алмый. Халыкта шундый сүз дә бар: әни китү – аяк астыннан җир китү белән бер. Сезгә сабырлык һәм ныклык телибез. Әниегезнең рухы сезгә иҗат эшчәнлегегездә, аның традицияләрен матур дәвам иттерергә көч-куәт бирсен.

Наилә Гәрәеваның 62 ел бергә уйнаган, иң якын һәм иң яраткан сәхнәдәше –  Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов. Иҗатташын ул да җылы сүзләр белән искә алды:

– Минем өчен бүген иң авыр көннәрнең берсе. Наилә шулай тиз безнең арадан китеп барыр дип уйламаган идек. Безгә бик күп спектакльләрдә бергә уйнарга туры килде. Наилә – искиткеч актриса, аның белән уйнау рәхәт иде. «Син – минем сәхнәдәге ирем», – дип әйтә иде ул миңа. Нинди генә рольгә керсә дә, истә калырлык итеп башкарды, – дип сөйләде ул. – Бу – минем өчен, театр өчен бик зур кайгы. Театрда күп артистлар булыр, яшьләр үсәр әле, әлбәттә. Ләкин Наилә кебек артист булыр микән? Ул гомердә онытылачак түгел. Хуш, Наилә.

«Театрдагы яшьләр өчен дәү әнигә әйләнде. Игътибарлы, кайгыртучан, юмарт, таләпчән һәм бик нечкә күңелле иде». Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова мәрхүмә белән соңгы очрашуларын искә алды:

– 17 октябрьдә Наилә апа театрның кече залында «Исәнме, улым» спектаклендә уйнарга тиеш иде. Ул көнне бик хәлсез, бик кәефсез иде ул. Спектакль башланды, залга кердем. Һәм мин шунда бөтенләй башка Наилә апаны күрдем. Артистның шулай үзгәрә алуына шаккаттым. Ана образын, гадәттәгечә, тулы канлы итеп башкарды. «Сәхнә шулай бит ул, көч бирә», –диде. Әйе, сәхнә көч бирә, ләкин ул көчне ала да торгандыр. Наилә апаның соңгы көчен биреп уйнаган соңгы киче иде. 18 ноябрьдә туган көне белән котлап шалтыраттым. Өмете яшәүдә, күрешүдә иде. Рәфкать абыйның февраль аенда булачак 100 еллыгы турында уйланды, борчылды. «Бәрәскәдә дә үткәрергә кирәктер», – диде. Ул Рәфкать абыйның туган ягы Бәрәскәне, Әтнә төбәген бик якын күрде, кешеләрен яратты, гел кайтып йөрде. 83 яшькә кадәр сәхнәдә булган бәхетле актриса һәм бәхетле кеше иде. Театрыбыз Наилә апаның икенче, ә бәлки, төп йорты булгандыр.

«Тумышы белән Казаннан булса да, күңеле, бөтен җаны белән Әтнәнең Бәрәскә авылыныкы иде». Бусы – Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сүзләре.

– Наилә апа авыл тормышы белән яшәде, шатлыкларыбызга сөенде, кайгыларыбызга көенде. Бәрәскә авылына бик күп игелекләр кылды. Гади авыл балаларын данлыклы Камал театры сәхнәсенә менгерде. Авылда, районда булган бик күп чараларда катнашты. Әтнә театры белән гел элемтәдә булды. Наилә апаның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде ул.

Наилә Гәрәева Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү