Татарстанның кияү белән кәләше Мәскәүдә татарларның туй йолалары белән таныштырачак


Бүген иртән поездда Мәскәүнең Казан вокзалына Татарстаннан Самат Зиятдинов белән Сөмбел Ибраһимова килеп төшкән. Иртәгә аларны Республика көне кысасында “Россия” күргәзмә-форумында (ВДНХ паркында уздырыла) бик матур никахлашу тантанасы көтә. Шулай итеп, Мәскәүдә яшәүче йөзләрчә кеше һәм республикадан килгән дәрәҗәле кунаклар, бәхетле парны котлап, татар туеның йолалары белән танышу мөмкинлеге алачак.


“Мондый вакыйга, бигрәк тә Мәскәүдә шундый күренекле чарада, үз гомереңдә бер тапкыр гына булырга мөмкин. Бирегә килеп эләгүебезгә бик шатбыз”, – дип хисләре белән уртаклашкан кияү егете “Татар-информ” хәбәрчесенә.


23 яшьлек Самат белән Сөмбел Балтач районы Карадуган авылы гимназиясендә укыганда танышканнар икән. Хәзер егет КНИТУ-КАИ да “Авиация һәм ракета двигательләрен проектлау” белгечлеге буенча белем ала. 2019 елдан бирле Идел буе төбәгенең үзешчәннәр хоккее лигасында уйный. Саматның булачак хатыны – шул ук университетның “Сәнәгатьтә иминлек” кафедрасында магистратурада укый. Бер үк вакытта кафедрада эшли. Икесе дә – күп балалы гаиләдән. Саматның әти-әнисе 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә “Ата-ана даны” медале белән бүләкләнгән. Кәләш исә – педагоглар династиясе вәкиле. Сөмбелнең әти-әнисе Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбендә укыта.
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, булачак гаилә пары 2 декабрьдә Мәскәүдәге күргәзмәдә туй йолаларын күрсәтәчәк.


Фикер өстәү