Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 меңгә якынлашкан

Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанда уртача хезмәт хакы 59222 сум тәшкил иткән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда бу сан 18,1 процентка зуррак.

9 ай йомгаклары буенча республикада уртача хезмәт хакы күләме Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында иң югарысы булып чыккан. Пермь крае (57561 сум) икенче урынны алган. Башкортстан – өченче (54712 сум).

Тулаем алганда, быел гыйнвар – сентябрь айлары чорында Идел буе федераль округында айлык уртача эш хакы 52506 сум булган (2022 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка күбрәк).

Округта хезмәт хакы күләме ягыннан Татарстанны өч төбәк узган. Болар – Оренбург өлкәсе (21,1 процентка артыграк), Чуашстан (20,2 процент) һәм Мари Эл (18,5 процент).


Фикер өстәү