Алдакчы юлчы. Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын уйлап тапкан

Юлдаш белән юлга чыгу хәзер бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Ник дигәндә, мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын уйлап тапкан. Хәзер алар үз корбаннарын социаль челтәрләрдәге юлдашлар төркемнәрендә аулый башлаган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада өч кеше шул рәвешле алданырга өлгергән инде. Схемасы гади: мошенник социаль челтәрләрдәге юлдашлар төркемендә теркәлә дә машинада фәлән җиргә барырга җыенуы, үзенә юлдашлар эзләве турында игълан урнаштыра. Игълан буенча берәрсе элемтәгә кергәч, ул кешедән юл өчен алдан түләп куюын сорый. Машинада аңа урын калсын өчен кирәк, янәсе. Күрсәтелгән номер буенча акча күчергәннән соң, кешенең банк картасындагы барлык акчадан җилләр исә.

Март азагында Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр идарәсенә шул рәвешле төп башына утыртылган 39 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Юлдашлар төркеменнән даими файдаланган ир-ат, чираттагы сәфәре алдыннан машина табу өчен, төркем битенә керә. Күзгә ташланган беренче игълан буенча язгач, машина йөртүче аңардан акчаны алдан күчереп куюын сорый. Махсус сылтама аша кереп түләргә куша. Ул әйткәннәрне эшләгәч, ир-ат банк картасыннан 60 мең сумнан артык акча югалуын абайлап ала. Cәфәрсез дә, акчасыз да кала. Зәйдә яшәүче тагын бер ир-ат та шул рәвешле 103 мең сум акчасыннан колак каккан. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

«Мондый очракларны булдырмау өчен, теге яки бу хезмәт өчен онлайн рәвештә түләгәндә акчаны ышанычлы ресурслар аша гына күчерегез. Әгәр сездән конкрет бер сылтама, сервис аша гына түләвегезне сорыйлар икән, башта яхшылап тикшерегез. Сайтка автомат рәвештә түгел, исемен үзегез җыеп кереп карагыз. Гомумән, онлайн рәвештә эш иткәндә һәр чыганакны яхшылап тикшерергә кирәк, – диелә министрлык хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, соңгы арада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының колл-үзәге исеменнән шалтыраучы кырыгалдарлар саны да күбәйгән.

– Чын робот  +7 (843) 558-03-03 номерыннан гына шалтырата ала.

– Робот шалтыраткан очракта да түбәндәге сүзләрне генә әйтәчәк: «Хәерле көн! Сезне сәламәтлек саклау тармагының бердәм колл-үзәге борчый. Сәламәтлекне кайгырту һәм хроник чирләрне башлангыч чорда ачыклау өчен, сезне диспансеризация узарга чакырабыз. Сез табибка язылырга әзерме? Сезгә кайчан уңайлы?»

– Чын робот беркайчан да кешенең шәхси мәгълүматларын сорамаячак.


Фикер өстәү