Иртә кирәкми көтәргә. Быел бәрәңгене кайчан утырту яхшы?

Язның ашкынып килүен исәпкә алып, быел бәрәңгене иртә утыртучылар да бар. Шул ук вакытта «җир өлгермәгән әле, кая ашыгырга?» дип сабыр итүчеләр дә күп. Бәрәңгене кайчан һәм нинди сортларын утыртсак оттырмабыз? Белгечләрдән шул хакта сораштык.

Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов бәрәңгене апрель башында ук утыртып куйган инде. Тик монда сүз иртә өлгерә торган сорт турында бара.

– Мин ел саен бәрәңгене иртә утыртам. Узган елларда, гадәттә, апрель ахырлары була торган иде. Быел, яз алданрак килүне искә алып, тагын да иртәләдем – бәрәңгене апрель башында ук утырттым. Дөрес, бу тиз өлгерә торган сорт һәм өч кенә буразнага чәчтем. Аны тишелеп чыкканнан соң, 35–40 көндә ала башларга була. Ә үзе тулысынча 80 көндә өлгерә.

Тик август – сентябрь башларында ала торган бәрәңгене утыртыр өчен иртә әле, ди Мөхәррәм абый.

– Төп бәрәңге утыртылырга тиешле 2 сутый җирне дә эшкәртеп, әзерләп куйдык. Орлыклык бәрәңгене җылы һәм кояшлы урынга күзәнәк җибәрсен өчен чыгардык. Шуңа күрә, “икенче икмәк»не кайчан утырту яхшы, дигән сорауга бер яклы гына җавап биреп булмый. Монда аны нинди максаттан утыртудан тора. Сатар өчен кирәк икән, хәзер утыртсалар да була. Ә төп бәрәңгене, елдагыча, май башларында утырту яхшы булыр, чөнки суыклар булмаса да, аны кышка саклыйсы бар бит әле, – диде Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов.

Оста бакчачы әйтүенчә, бәрәңгене утыртканчы, аны яхшылап җылытырга, күзәнәк җибәрттерергә кирәк. Ул 15 көн эчендә шытып кына калмыйча, кечкенә үсентеләр җибәрергә дә өлгерә.

– Менә шундый бәрәңге салкын көндә дә тишелеп чыга. Казан арты районнары белән чагыштырганда, безнең якларда җир иртә өлгерә. Әгәр яшел үлән тишелеп чыккан, карлыган, кура җиләге яфрак җибәргән икән инде, җир җылынган дигәнне аңлата, – ди ул.

Сортларга килгәндә, бакчачы фикеренчә, быел корылык булу ихтимал. Язын да март ахырыннан бирле ныклап яңгыр яуганы юк. Шуңа күрә бәрәңгенең корылыкка чыдам сортларын сайларга кирәк.

– Әлегә минем өчен уңышлы сорт – «Ажур». Ул корылыкка да чыдам, кышны да яхшы чыга. Бозылганы да, үргәне дә юк. Базда кышлап, тәме дә яңа бәрәңгенеке сыман кала. Быел бәрәңге мәйданым 20шәр метрлы 20 буразна булачак. Шуның күпчелек өлешен «Ажур» алып торачак. Бераз «Лидер» сортын да утыртам. Ул да – яхшы сорт, «Ажур»дан 3–4 көн алданрак өлгерә, тик дым ярата, – диде бакчачы.

Бәрәңгесе генә түгел, кишер белән суганы да җир куенына кереп урнашкан инде Мөхәррәм абыйның.

– Суганның «Стурон» сортын икенче ел утыртабыз, – ди ул. – Узган ел «Геркулес» белән икесе дә зур уңыш бирделәр. Суган әле дә бик яхшы хәлдә.

Утыртканчы, орлыкның башларын кисеп, 1 аш кашыгы тоз эретелгән 1 литр суда 3–4 сәгать тотарга, аннан соң юып киптереп алырга кирәк.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров бәрәңге утыртырга ашыкмаска киңәш итә.

– Салкыннар булачак әле. Минем күзәтүләремчә, быел бәрәңгене 11–15 майда утырту яхшы. Минем үземнән дә быел күпләр: «25 апрельдә утыртсак булырмы икән?» – дип сорады. Тик яз ике атнага иртә килде дип, ашыгырга кирәкми. 25 апрельдә утыртсаң да, бүген утыртсаң да, 11 майда кереп урнашса да, бәрәңге барыбер 25 майда гына тишелеп чыгачак, чөнки җир салкын әле. Җирдә дым бетә, дип куркырга кирәкми, бәрәңгегә беренче чиратта җылы кирәк. Тишелгәнче аның үз дымы да җитә, – диде бакчачы.

Аның әйтүенчә, 1962 елда яз нәкъ шулай иртә килгән булган.

– Безнең әти: «62 нче елда 1 майга чәчү бетте», – дип гел әйтә иде. Шуннан да иртәрәк килгәне юк әле. Тик табигать барыбер үз тәртибе белән бара. Мул уңыш алу өчен, бәрәңгене иртәрәк утыртуның бер мәгънәсе дә юк. Ә менә җирне өч ел саен алыштырып тору бик яхшы. Безнең үзебезнең алты участок бар. Шуңа күрә бәрәңге һәрвакыт уңа. «Луговская» сорты – иң ярмалы, тәмле бәрәңге. Моннан тыш, безнең як өчен «Рамона», «Розара», «Невский» сортлары яхшы.

Тукай районының Иске Җирекле авылы фермеры Минталип Миңнеханов әйтүенчә, элита дигән репродукция алганда, бәрәңгене – 4, беренче репродукциядәгене 2-3 елдан соң алыштырып торырга кирәк. Бәрәңге сортын алыштырырга теләгән авыл халкы өчен аны табу артык авырлык тудырмый гадәттә. Мондый чакта күрше-күлән, туган-тумача ярдәмгә килә. Тик, фермер әйтүенчә, бәрәңгенең сортын белеп, тикшереп кенә утыртырга кирәк.

– Кайвакыт кеше тегеннән-моннан җыеп, нәрсә чәчкәнен дә белми. Аннан әллә ни уңыш алып булмый. Авылларда халык, гадәттә, эресен үзе ашый да, ваграк бәрәңгене утыртырга дип калдыра. Иң яхшысы 50–55 мм диаметрдагы (5,5 сантиметрга кадәрге) бәрәңге утырту. Эрене кисеп утырту да әйбәт түгел. Дөрес, булмаганда ярап тора ул, тик мин алай эшләргә киңәш итмәс идем. Чөнки киселгән бәрәңгене бактерияләр үз итә, – диде ул.

Орлыклык бәрәңгене исә Түбән Кама районының Смыловка авылы фермеры Владимир Аппаковтан, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Нәсим Дәүләтовтан алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Казандагы кибетләрдә «Скарлет элита» сортлы ике килограмм чәчүлек бәрәңге 333 сумга сатыла.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева фикеренчә, туфракта 8 градус җылылык икән, бәрәңгене утыртырга вакыт җиткән дигән сүз.

– Гадәттә, безнең якларда аны майның 10–20ләре тирәсендә утырталар. Быел да шулай булыр, – ди ул. – Уңышның нигезе – орлыкта. Гел бер туфракта үскән бәрәңгедә төрле авырулар туплана, нәтиҗәдә ул начар үсә башлый. Ләкин орлыклык бәрәңгене дә теләсә каян алырга ярамый. Бары орлык сату буенча махсуслашкан кибетләрдән генә алырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да безнең яклар өчен яраклашкан җиде төрле сорт сатыла.

Галимә, сортларны алмаштырырга уйлаганда, көздән аяк киенеп куярга куша. Бер бакчага берничә төрле бәрәңге утыртырга киңәш итә. Чөнки уңыш елның ничек килүенә бәйле.

– Хәзер сортлар бик күп. Бер үк җирдә үскән «Удача», «Невский» сортлары бик тиз зарарлана, авыруларга бирешә, – диде ул. – «Рокко» чыдамрак. Тәмгә уртача. Уңышы да әйбәт, коры черек авыруына да бирешми. Соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларга әлеге сортны утыртырга киңәш итә башладык.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү