Бүген укучылар математикадан БДИ тапшыра

Республикада 20 мартта БДИның алдан бирү этабы башланды һәм ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда әлеге сынаулар ике имтихан пунктында үтәчәк. Әйтик, математикадан БДИ тапшырырга барлыгы 109 кеше язылган. Шуларның 70се – Казанда, 39ы Чаллыда оештырылган пунктта бирәчәк.

БДИны алдан тапшыру хокукы сәламәтлеге буенча яки илкүләм, халыкара чараларда катнашу сәбәпле, төп этапта катнаша алмаучыларга бирелә. Аларның күбесе – мәктәпне узган елларда, шулай ук урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар.

Математикадан сынау икегә бүленгән. База өлешен – 7, профиль сынавын 102 кеше сайлаган. Нәтиҗәләр 12 апрельдә игълан ителәчәк. Аны мәктәп сайтыннан яки Рособрнадзорның порталының “Имтиханнар” бүлегеннән (checkege.rustest.ru) карарга мөмкин.

Имтиханга шпаргалка, телефон алып керү тыела. Шаярмагыз! Сынаудан куып чыгарылучылар аны кабат киләсе елда гына бирә алачак.


Фикер өстәү