46 яшьлек хатын-кызны балалар белән сәүдә итү эше буенча тоткарлаганнар

Тоткарланган хатын-кыз – 46 яшьлек Нәргиз Хәмидова.

Мәскәү янындагы Наро-Фоминск шәһәрендә, сату максатыннан, балаларны чит илгә җибәрүдә шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаганнар. Мода кадәр дә балаларны сатуга кагылышлы эшкә мөнәсәбәтле 46 яшьлек Нәргиз Хәмидова бу.

Суд аңа карата “Кешеләр белән сәүдә итү” статьясы буенча гаепләү чыгарган. Мондый җинаятьләр өчен биш елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү яки алты елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр Хәмидованың балаларны сату эшендә ни рәвешле катнашы булуын һәм яңа туган ничә сабыйны чит илгә озатырга өлгерүен ачыклый.


Фикер өстәү