Рөстәм Миңнеханов «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе,  «Динамо» ФСҖ рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада спортны үстерүгә традицион рәвештә өстенлекле игътибар бирелә. Татарстан  – Россиянең иң спорт төбәге, ә Казан спорт башкаласы дип таныла. Бу — 30 меңгә якын спортчыны берләштергән «Динамо» республика җәмгыятенең дә зур казанышы.

Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Гулевский Татарстан белән спорт оешмасы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Аерым алганда, физик тәрбия системасын камилләштерү, массакүләм һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү.

Исегезгә төшерәбез, 15-21 июньдә Казанда «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган «Динамо спорт уеннары» уза. Аларда Россиянең 70 төбәгеннән 2000гә якын иң көчле спортчы катнаша.


Фикер өстәү