Рөстәм Миңнеханов «Россиянең иҗтимагый телевидениесе» җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россиянең иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) телеканалы җитәкчелеге белән очрашты һәм хезмәттәшлекне алга таба үстерү хакында фикер алышты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Миңнеханов һәм телеканал җитәкчелеге, шул исәптән, «Төбәк көне» проекты кысаларында Татарстан Республикасы тарихы һәм казанышлары турында җентекләп сөйләргә сүз бирде дип хәбәр итә Рәисенең матбугат хезмәте.

Татарстан ОТР телеканалы белән беренче ел гына хезмәттәшлек итми. Әйтик, 2019 елдан аның тапшырулар челтәрендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы программалары күрсәтелә башлады.


Фикер өстәү