НАТО үз чикләрендә хәрби хәрәкәтләр ихтималына әзерләнә

Украинадагы махсус хәрби операция күп еллар буе “йокы” халәтеннән арына алмаган оешманы уятып җибәргән.

НАТО Украинада уңышсызлыкка юлыгу куркынычыннан шикләнеп, үз чикләрендә хәрби хәрәкәтләр ихтималына әзерләнә. Бу хактаThe New York Times яза, дип хәбәр итә Россиянең яңалыклар агентлыклары. Басма мәгълүматларына караганда, Россия чигендә күп санлы гаскәрләр урнаштыру, АКШ һәм союникларының хәрби планнарын тагын да ныграк интеграцияләү, хәрби чыгымнарны арттыруга китерәчәк бу.

Шул ук вакытта Төньяк Атлантика альянсы чиновниклары Россия чигендә урнаштыру өчен яраклы көчләренең әле җитәрлек булмавын таный.


Фикер өстәү