Быел көзен Россиянең яңа төбәкләрендә сайлаулар үткәрү өчен хәрби хәл турында законга төзәтмәләр тәкъдим ителгән

Дәүләт Думасына хәрби хәл турында конституцион законга үзгәрешләрне күздә тотучы төзәтмәләр кертелгән. Алар хәрби хәл режимы гамәлдә булып килүче 4 яңа төбәктә сайлаулар үткәргәндә законнарны килештерү өчен кирәк. “РИА Новости”, Думаның Законнар чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинниковның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.

“Дәүләт Думасына хәрби хәл турында федераль законга үзгәрешләрне күздә тотучы төзәтмәләр кертелде”, – диелгән хәбәрдә. Анда билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Запорожье өлкәләрендә (алар Россия составына кертелгәнче үк хәрби хәл режимында яшәде) сайлаулар үткәргәндә законнар актларын килештерү өчен кирәк.

Гамәлдәге закон буенча, хәрби хәл гамәлдә булып килүче территорияләрдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәрелми.

Шул ук вакытта яңа субъектларны Россия составына кертү турында законнарда күрсәтелгәнчә, бу каршылыкны бетерү һәм кешеләргә үзләренең сәяси ихтыярын белдерү мөмкинлеге бирү өчен, аларда 2023 елның көзендә сайлаулар үткәрелергә тиешлеге турында әйтелгән.


Фикер өстәү