Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар – Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар – Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнүчеләр белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы (Казан) ДОСААФ берләшмәсендә узды.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәрләр – кыска вакытлы ялда.

Рөстәм Миңнеханов, хәрбиләрне сәламләп: “Фидакарьлегегез өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Нинди генә хәлләр килеп чыкмасын – без һәрвакыт сезнең белән бергә”, – диде.

Очрашу барышында хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтелүе өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Алар махсус хәрби операция зонасына хатлар, рәсем, шигырьләр җибәрүче балаларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. “Безнең өчен бик мөһим бу”, – дип билгеләп үтте мобилизацияләнүчеләрнең берсе.

Әңгәмә барышында хәрбиләр техника белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. Алар, аерым алганда, вездеходлар (шул исәптән яралыларны алып чыгу өчен), авыр техника, аларга запас частьләр, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен дефибрилляторлар кирәклеге турында сөйләде.
“Ышандырып шуны әйтә алам: без сезгә һәрвакыт ярдәм иттек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Илебез өчен сезнең эшләгәннең барысы өчен без беркайчан түләп бетерә алмаячакбыз. Максималь дәрәҗәдә булышачакбыз!”– дип йомгак ясады сүзенә Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү