Мәктәптә атыш оештырганнар: сакчы һәм сигез укучы үлгән

Сербия башкаласы Белградта башлангыч мәктәптә ут ачкан җиде сыйныф укучысын тоткарлаганнар. Бу хакта Серб басмасы «Вечернее новости» хәбәр итә.

«Полиция җиденче сыйныф укучысын тоткарлады, ул иртәнге сәгать сигезләр тирәсенд Врачарның башлангыч мәктәбендә ут ачкан [Сербиянең Белград округына керүче берләшмәсе]», — диелә хәбәрдә. Бу вакыйга нәтиҗәсендә мәктәп сакчысы һәлак була, укытучы һәм берничә бала яралана. Һәлакәт урынында күп санлы хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм табиблары эшли.


Фикер өстәү