Ил халкының реаль хезмәт хакы 11 процентка арткан

 

Бу елның февралендә ил халкының реаль хезмәт хакы 11 процентка арткан. Бу хакта «Росстат» хәбәр итә. 

Белгечләр әзерләгән документтан аңлашылганча, февральдә ил күләмендә оешма хезмәткәрләренә исәпләнгән номиналь айлык акча 78,4 сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу — 19,3 процентка күбрәк. Реаль хезмәт хаклары исә 10,8 процентка арткан.

Бу ел башында Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 64 мең сум чамасы тәшкил иткән.


Фикер өстәү