Татарстанда бер елда реаль хезмәт хаклары 10,1 процентка арткан

2024 елның гыйнварында Татарстанда реаль хезмәт хакы узган елның шушы ук чорына караганда, 10,1 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат әзерләгән мәгълүматтан билгеле булды.

2024 елның гыйнвар нәтиҗәләре буенча республикада номиналь хезмәт хакы – 63410 сум 30 тиен. Узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, ул 18,2 процентка күбрәк.

Моңа кадәр Россия премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итүенчә, ил күләмендә уртача хезмәт хакы 73 мең сум чамасы җәшкил итә.


Фикер өстәү