Татарстан мөфтие Мәүлид кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга Мәүлид кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабигыль-әүвәл аеның 11нче көнендә (7 октябрьдә), кояш баткач, Мәүлид ән-Нәбигә аяк басабыз. Ул — Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган кичә.

Мәүлид ән-Нәбине бер генә кичәдә түгел, Рабигыль-әүвәл ае дәвамында билгеләп үтү кабул ителгән. Татар халкының гореф-гадәтләре буенча Мәүлид кичәләрендә мөэмин-мөселманнар мәҗлескә җыелалар, салаватлар әйтәләр, сөекле Рәсүлебез (с.г.в.) һәм аның тормыш юлы турында вәгазьләр тыңлыйлар.

Бүгенге көндә исә Мәүлидләр төрле форматта оештырыла. Актив мөселман яшьләре заманча технологияләр куллануны өстен күрә һәм җанлы чаралар үткәрә: викториналар һәм конкурслар, фильмнар карау, балалар бәйрәмнәре, галимнәр катнашында фәнни-популяр лекцияләр. Алар яңа иҗади эзләнүләр белән дөнья тарихында иң зур вакыйгага – кешеләрнең иң яхшысы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көненә күбрәк кешенең игътибарын җәлеп итәргә тырыша, диелә мөфти котлавында.

 


Фикер өстәү