7 октябрь тарихта  ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья елмаю көне

1999 елдан бирле Октябрь аеның беренче җомгасында үткәрелә. «Гаепле» кешесе – смайликлар авторы, Америкадагы графика дизайнеры Харви Болл. Ул беренче смайликны 1963 елда иминият компаниясе үтенече буенча ясый. Бу рәсем хезмәткәрләргә дә, клиентларга да шул дәрәҗәдә ошый ки, смайликлар визиткалар өчен генә түгел, компания продукцияләре өчен дә бизәк  булып хезмәт итә.

1999 елда Харви Болл Бөтендөнья елмаюлар корпорациясен оештыра, барлык керемен хәйрия акцияләренә күчерә башлый һәм Бөтендөнья елмаю көненә нигез сала.

Сакта тормыйлар

29 ел элек (1993) Владимир Ленин мавзолее янында сакта торучы беренче номерлы постны алалар.  Сакта тору 1924 елның 24 гыйнварында Мәскәү гарнизоны начальнигы приказы белән гамәлгә куела. Мактаулы каравыл хезмәте 1993 елның 3-4 октябрендә  соңгы тапкыр була, анда ефрейтор Дедков белән рядовой Полетаев вахтада тора.

Әфганстанда

21 ел элек (2001) Әфганстанда антитеррористик  операция башлана.   Бу хәрби операцияне, 2001 елның 11 сентябрендә булган вакыйгалардан соң талиблар «Әл-кагыйдә» террорчыларын алар кулына бирүдән баш тарту сәбәпле,  АКШ һәм Бөекбритания бпашлый.  Берләшкән милләтләр оешмасы бу операцияне хупламый.

Фәния Әхмәтҗанова   


Фикер өстәү