Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз үз өендә янып үлгән

Узган төндә Яшел Үзән шәһәренең Мичурин урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.
“Бизнес Online” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, янгын 2 февральдә төнлә Мичурин урамындагы 4 нче йортта чыккан.

Коткаручылар килгәндә, йорт эчен тулысынча янгын телләре чорнап алган булган. Ут 56 кв.м. мәйданга таралган.
Янгын сүндерүчеләр йортта 69 яшьлек ир-атның һәм 76 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Тикшерүчеләр янгын чыгуның ике сәбәбен күздә тота: тәмәке тартканда саксызлык, яки электр челтәрендәге төзексезлек.


Фикер өстәү