Татарстан авылында коточкыч янгын: бер ир-ат һәлак булган

Янгын кичә Актаныш районында булган.

Кичә кичен “112” ашыгыч хезмәтләр номерына Тыңламас авылы Октябрь урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.
Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, кечкенә генә шәхси йортта янгын чыккан. Коткаручылар килгәнче, 67 яшьлек хатын-кыз ут эченнән үзе чыга алган. Аны пешкән хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Ул йорт эчендә бер ир-атның калганлыгын әйткән. Коткаручылар ,янгынны сүндереп, җимереклекләрне чистартканда гына 59 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.
Өй тулысынча янып беткән: янгын 36 кв.м. мәйданны юк иткән.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү