Кемгә нәрсә тиеш? Россия Социаль фонды 2024 елда мөһим үзгәрешләр турында искәртә

– Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия гариза тапшырмыйча гына билгеләнәчәк. Пенсия Россиядә яшәүчеләр турында мәгълүматларның федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә.

– 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5 процентка артты. Иминият пенсиясенең күләме – 8134,88 сум.

– Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен «больничный»ның максималь суммасы:

– иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 проценты) – 122807,79 сум;

– иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 проценты) – 98246,23 сум;

– иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 проценты) – аена 73684,67 сум.

– Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы 565562,20 сумга җитә. Бала карау буенча айлык максималь пособие – 49123,12 сум.

– Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән өйдән торып эшләүче ата-аналарга (опекуннарга) да биреләчәк.

 

 


Фикер өстәү