Татарстан табиблары бер ир-атның өзелгән бармагын “җыйган”

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә кар чанасы чылбырына кысылып өзелгән бармакны элекке хәленә китергәннәр. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ир декабрь ахырында хастаханәгә эләккән. Кул бармагының өске буынындагы бер өлешен кар чанасы чылбырына кыстырып өздергән ул.
Аны шундук операция бүлмәсенә озатканнар. Табибларга кул чугының функцияләрен саклап калу гына түгел, бәлки әле бармакны “җыю” бурычын да хәл итәргә туры килгән.
“Янәшәдәге бармагыннан йомшак тукыма алып, зыян килгән урынга күчереп утырттык. Күршедәге бармакның кан тамырлары берникадәр вакыт дәвамында күчереп утыртылган тукыманы кан белән тәэмин итеп торды. Операция уңышлы узды. Өч атнадан соң, күчереп утыртылган тукыма тулысынча “утыргач”, донор “бармакны” җәрәхәтләнгәненнән саклык белән аердык”, – дип сөйләп үткән хастаханәнең травматолог-ортопеды Гали Хуҗин.
Шуннан соң табибларга бармакны “матурлыйсы” – җәрәхәт аркасында бик нык кыскарган тырнак урынын озынайтасы гына калган.
Травматолог Гали Хуҗин, пластик операция ясап, бу бурычны да уңышлы хәл иткән.
Хастаханәдә басым ясап әйтелгәнчә, хәзер ир-атның кул чугы тулысынча торгызылган.


Фикер өстәү