Дәүләт Советы депутатлары Россиянең Беларусь Республикасындагы илчесе белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары Лилия Маврина, Альберт Хәбибуллин Россиянең Беларусь Республикасындагы илчесе Борис Грызлов белән очрашкан. Очрашу парламент делегациясенең Минск өлкәсенә рәсми сәфәре кысасында узды.

Борис Грызлов әйтүенчә, Татарстан белән Беларусь төбәкләренең үзара хезмәттәшлеген үстерү башлыча Россия – Беларусь союзын ныгытуга ярдәм итә. Илче үзара сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм парламентара элемтәләрне югары бәяләде. “Дустанә элемтәләребез кысасында Татарстан җитәкчелеге еш килә һәм бу визитлар һәрвакыт бик нәтиҗәле булып чыга, – диде Борис Грызлов. – Товар әйләнешенең күләмле һәм гуманитар проектларның күп булуы шул хакта сөйли. Беларусь вәкилләре дә Казанда еш була. Татарстан парламенты делегациясенең бүгенге эшлекле сәфәре зур әһәмияткә ия, чөнки Россия белән Беларусь арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне алга таба киңәйтүгә нигез булдыра.”

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, очрашып. хезмәттәшлек юнәлешләрен карау мөмкинлеге тудырылган өчен, илчегә рәхмәт белдерде. “Бүгенге очрашуда күп мәсьәләләр күтәрелде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашудан соң журналистлар белән әңгәмәсендә. – Бүген тугандаш Беларусь халкы белән үзара тыгыз элемтәләрне тагын да ныгытуның, барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне җайга салуның кайчандагыга караганда да мөһимрәк булуын аңлыйбыз. Беларусь Республикасы – безнең якын дустыбыз, күршебез һәм партнерыбыз”.

Очрашуда быел Казанда узачак халыкара чаралар: «Киләчәк Уеннары», БРИКС уеннары, БРИКС дәүләтләре башлыкларының саммиты, “РОСТКИ” Россия-Кытай форумы турында да сүз барды.


Фикер өстәү