Шойгу Россия армиясендә бик зур үзгәрешләр булачагын әйтте

Россия Корллы Көчләрендә киң колачлы үзгәрешләр булачак. Аерым алганда, 2023-2026 елларда аларның саны 1,5 миллион кешегә җитәчәк. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгына Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Россия Кораллы Көчләре сафын ишәйтү мәсьәләсе буенча оборона министры Сергей Шойгу үткәргән киңәшмә йомаклары буенча шундый белдерү ясалган.

“2023-2026 елларда Кораллы Көчләр составын киң колачлы үзгәртү, аларның санын арттыру, Россия Федерациясе хәрби-административ бүлешенен үзгәртү оборона министрының барлык урынбасарларыннан, башкомандующийлардан, командующийлардан (хәрби округлар гаскәрләре, Төньяк флот гаскәрләре һәм Кораллы Көчләрнең төрле гаскәрләре) тиешле карарлар кабул итүне таләп итә”, – диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү