Газетага язылу

Казанда тәрбиягә бала алучы гаиләләр өчен республика форумы уздырыла

9 ноябрьдә Казанның «Ярдәм» инклюзия үзәгендә тәрбиягә бала алучы гаиләләр өчен республика күләмендә VIII «Дәүләт һәм җәмгыять көчләрне берләштерә» форумы уза. Анда опека һәм попечительлек органнары, муниципаль берәмлек вәкилләре, тәрбиягә алынган балалар караучы ата-аналар һәм Россиянең 15 төбәгеннән коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

Форум әти-әнине алмаштыручы гаиләләргә ярдәм итү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру, шулай ук инвалид кешеләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак, дип хәбәр итә оештыручыларга сылтама белән Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Форум программасына пленар утырыш һәм тематик фикер алышу чаралары кертелгән. Экспертлар тәрбиягә алган балаларга психологик һәм социаль-педагогик ярдәм күрсәтү, ятим яшүсмерләрнең мөстәкыйльлеген үстерү, асрамага бала алган гаиләләргә һәм опекуннарга ярдәм итү турында фикер алышачак. Аерым чыгышлар ятим балаларны эш белән тәэмин итүгә, һөнәри юнәлеш бирүгә, шул исәптән «Дело Жизни – Тормыш Эше» инклюзия уенына багышлана. Катнашучылар шулай ук «ӘТИӘНИБАР» фотокүргәзмәсен һәм «Ләкләк көне» проектын да кертеп, балаларны гаиләгә җайлаштыру тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк.

Очрашу кысаларында Татарстанда һәм башка төбәкләрдә тәрбиягә бала алган гаилә клубларының эш тәҗрибәсе, коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү, адреслы ярдәм күрсәтү һәм гаиләне саклап калу мәсьәләләре карала. Шулай ук катнашучылар тәрбиягә алынган инвалид балаларга ярдәм итү тәҗрибәсе белән таныша ала.

Чара 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Серов урамы, 4а адресы буенча уздырыла.

Форумны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә Татарстан Республикасының тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен «Без бергә!» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре