Тукай районында төзүче башына тимер торба төшеп һәлак булган

Фаҗига кичә көндез Тукай районы Беренче Май авылында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “СпецРегионСтрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте монтажнигының башына тимер торба төшкән. 41 яшьлек ир-ат шундук һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Фаҗига урынында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге тикшерү-оператив төркеме һәм район прокуроры булган.
“Тукай районы прокуратурасы хезмәтне саклау турында закон таләпләре үтәлешен тикшерә”. – дип хәбәр иткән агентлык хәбәрчесенә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


Фикер өстәү