Хоккейчы Фәнүзә Кадыйрова: «Нәзакәтле булуга хоккей берничек тә комачауламый»

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы – бозга тәүге тапкыр Кукмара районының Сәрдекбаш авылында басып, бүген Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» хоккей командасында уйнаучы Фәнүзә Кадыйрова. Ике мәртәбә дөнья чемпионаты призеры, 2017 һәм 2019 елларда Универсиада җиңүчесе булган 24 яшьлек татар кызын «итәкле Овечкин» дип тә атыйлар. Без исә аның белән хоккейчы кызларга карата мөнәсәбәт, шәхси тормышы һәм иң зур хыялы турында сөйләштек.

«Минем беркайчан әни белән өйдә утырасым килмәде»

– Ни хәл?

– Бар да тәртип. Россия чемпионаты дәвам итә. Сишәмбе көнне бу елның соңгы уены булды. «Йолдызлар матчы» алдыннан бераз ял бирделәр,  Кукмарага кайттым менә. Туган якларга соңгы тапкыр җәй көне кайткан идем.

– Хоккей белән ничә яшьтән бирле шөгыльләнәсең инде?

– Беренче тапкыр тимераякка балалар бакчасына йөргән вакытта бастым. Биш-алты яшьләр тирәсе булгандыр. Ул чакта әти тренер иде. Кич белән мине бакчадан кереп ала да үзе белән спортзалга алып кереп китә иде. Язгы-көзге кичләрем спортзалда йә көрәшеп, йә футбол уйнап, кышкылары бозда узды дияргә була. Минем беркайчан әни белән өйдә утырасым килмәде. Әти һәм абый нәрсә эшли, мин дә шуны эшләдем. Хоккей белән дә алардан күреп, аларга ияреп кызыксына, ә соңыннан шөгыльләнә башладым. Бу спорт төрен сайлавымның төп сәбәбе – шулдыр. Абыем түгел, апам булса, нәрсә булыр иде икән – менә анысын күз алдына да китерә алмыйм.

– Ә әниең каршы булмадымы?

– Юк. Әни, киресенчә, ничек тә ярдәм итәргә, рухландырырга тырышты. Мине ничек бар, шулай кабул итте. Бүген дә шулай. Мин, гомумән, әти-әниемә һәрнәрсәдә ирек биргәннәре өчен бик рәхмәтле.

«Юкка гына Россиядә хатын-кызлар лигасын «матур лига» дип атамыйлардыр…»

– Хоккей күбесенчә ирләр уены булып санала. Мондый мөнәсәбәткә карата нинди фикердә син?

– Һәркемнең үз фикере инде. Холкым буенча, мин – начарга да, яхшыга да тиз ышана торган кеше. Шуңа күрә бу уңайдан берәүнең дә фикерен тыңламаска тырышам. Хатын-кызлар хоккее – спортның бер төре. Ул Олимпия уеннары исемлегенә дә керә. Мин исә бары тик күңелемә хуш килгән, үзем яраткан спорт төре белән шөгыльләнәм. Һәм мин аннан ләззәт алам. Калганы мөһим түгел.

– Ничек кенә булса да, хоккей – физик яктан авыр спорт төрләренең берсе. Хоккей уйнап, хатын-кызга хас нәфислек, нәзакәтлелекне саклап калып буламы, синеңчә?

– Кешенең үзеннән торадыр ул. Дөресен генә әйткәндә, бу турыда уйланганым юк иде әле. Хатын-кызлар лигасы барыбер үзгә бит ул. Без ир-ат хоккейчылар кебек үк сугышмыйбыз. Булса да, сирәк кенә инде (көлә). Безнең уенда физик көчкә караганда тактика мөһимрәк. Җанатарлар да күбрәк тактик уен, ниндидер кызыклы комбинацияләр карарга килә. Юкка гына Россиядә хатын-кызлар лигасын «матур лига» дип атамыйлардыр инде. Кыскасы, нәфис һәм нәзакәтле буласың килсә, хоккей моңа берничек тә комачауламый. Миңа калса, бу фикерем белән башка хоккейчы кызлар да килешәдер.

– Фәнүзә, хоккейдагы позицияң – һөҗүмче. Тормышта да һөҗүмчеме син?

– Хоккей уйный башлаганнан бирле һөҗүмче мин. Башка позиция турында уйлаганым һәм хыялланганым булмады. Ә тормышта… Элек тыйнаграк идем. Хоккей шулай йогынты ясыйдырмы, хәзер башкалар белән аралашу да, яңалыкларны кабул итү дә җиңелрәк бирелә. Миңа хәзер үземне үстерү, камиллеккә омтылу елдан-ел кызыграк тоела.

«Ул бәхетле мизгелләр хәтердә яңарган саен рәхәт булып китә…»

– «Йолдызлар матчы»ның барысында да чыгыш ясагансың икән. Иң яхшы уенчылар сафында булу җаваплылык өстиме?

– Хәзер бу турыда артык уйланмыйм. Мин – уенчы, һәм мин үз уенымнан ләззәт алам. Иң мөһиме – шулдыр. Ниндидер статистика алып бармыйм, нәтиҗә артыннан кумыйм. Моны җаваплылык дип түгел, ә тиешле нәрсә дип кабул итәм. Шул ук вакытта ул миңа тагын да яхшырак булырга этәргеч бирә.

– КХЛда кем өчен җан атасың?

– КХЛның да, НХЛның да уеннарын карап барам. Хәзерге вакытта өч команда – «Торпедо» (Түбән Новгород), СКА (Санкт-Петербург) һәм «Ак барс» (Казан) өчен җан атам. «Торпедо» – КХЛның зур ачышы, миңа калса. СКА командасын үзем дә Петербургта чыгыш ясаганга түгел, талантлы уенчылары һәм аларның системалы уеннары өчен күзәтеп барам. Ә «Ак барс» – минем өчен кадерле клуб. Үзебезнекеләр бит! Бу хис балачактан килә. Элек әти белән, йә булмаса гаиләбез белән хоккейга бару бик зур һәм шатлыклы бәйрәм булып истә калган. Ул бәхетле мизгелләр хәтердә яңарган саен рәхәт булып китә.

– Хатын-кызлар лигасында татар кызлары шактый. Алар белән аралашасыңмы?

– Һәрвакыт аралашып торам, дия алмыйм. Уеннарда, җыеннарда очрашсак, әлбәттә, аралашабыз. Аллага шөкер, элемтәләрне өзмибез.

– Фәнүзә, гаилә кору турында уйланасыңмы?

– Гаилә кору турында кем генә хыялланмый икән? Әлбәттә, мин дә бу турыда уйланам. Ләкин миңа бүгенге тормышым кадерле, миңа менә хәзер рәхәт. Гел хәрәкәттә, юлда булу, гомумән, актив тормыш рәвеше алып бару бик рәхәт. Билгеле, бу бераз ардыра да, ләкин бу гына хоккейга карата мәхәббәтемне юкка чыгара алмый. Һәрнәрсәнең – үз вакыты. Сәгате суккач, уйлап та торырга да туры килмәс, гаиләле булып куярмын әле.

Блиц-сораштыру:

– Иң хөрмәт иткән уенчың?

Алар икәү – Кирилл Капризов һәм Коннор Макдэвид.

– Хоккейчыларга ашарга ярамаган, әмма син бик тә яраткан ризык бармы?

– Юк. Әмма мин өч ел элек ит ризыкларын бөтенләй ашамый башладым. Шәп икән ул!

– Гадәттә, иртәң ничек башлана?

– Иртәмне рәхмәт сүзләреннән һәм ниятләрдән башларга яратам.

– Иң зур хыялың?

– Олимпия медале.


Фикер өстәү