Татарстан Рәисе ФАС җитәкчелеге белән тарифларны җайлау мәсьәләсе буенча фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Әңгәмәдәшләр ведомствоара хезмәттәшлек, тарифларны җайга салуны үстерү, намуслы конкуренцияне тәэмин итү һәм халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанга визиты кысаларында Виталий Королев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында катнашты.


Фикер өстәү