Япониядә кар чистартканда 60 кешенең гомере өзелгән

Күпләп кар авулар Япониядә үлем-китемнәргә сәбәпче булган. Монда сүз түбәгә кар чистартырга дип менгән җирдән егылып төшкән өлкәннәр турында бара. Зыян күрүчеләр егылганнан соң аларга ярдәм килеп җитә алмау сәбәпле туңып үлгәннәр.

Хәзер Япония хөкүмәте стихиядән зыян күргән районнарга финанс ярдәме күрсәтергә боерык биргән. Шулай ук кар чистарту һәм һава торышыннан күргән зыяннардан котылу өчен дә акча бүлеп бирү каралган.

Япониядә 2017-2018 елгы кыш белән чагыштырганда быел рекордлы санда үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү