Япония хөкүмәте Путинның Курил буенча тәкъдимнәрен игътибарга алган

Япония хөкүмәте Курил утрауларында урта икътисади эшчәнлек алып бару буенча Россия Президенты Владимир Путинның тәкъдимен игътибарга алган. Бу хакта, Премьер-министр Михаил Мишустинның Итурупка визитына бәйле рәвештә, Япония Министрлар Кабинетының генераль секретаре Кацунобу Като белдергән, дип яза “РИА Новости”.

“Безгә шул мәгълүм: 23 июльдә Президент Путин, Мишустин визитына бәйле рәвештә, төньяк территорияләрдә (Көньяк-Курилның 4 утравы Япониядә шулай дип атап йөртелә) уртак эшчәнлек алып бару буенча Россия тәкъдимнәрен әзерләп бетерергә кушып, аларны хәл кылуга ышаныч белдергән. Россия ягының белмим, әмма төньяк территорияләрдә уртак икътисади эшчәнлеккә килгәндә, безнең ил, бу эшчәнлекнең хокукларыбызны кысмавыннан чыгып, Россия белән актив төстә сөйләшүләр алып бара. Япония хөкүмәте президент Путинның сүзләрен игътибарга алды”. – дигән Като.


Фикер өстәү